2020 елда Татарстан Республикасы дзюдо федерациясенең хисап конференциясе барышында "Олимп" спорт мәктәбе" тренеры, Татарстан Республикасының атказанган физик культура хезмәткәре Владимир Борюшкинга "Фидакарь хезмәт өчен" медале тапшырылды. Дәүләт бүләкләрен ТР дзюдо Федерациясе Президенты Павел Николаев һәм ТР Спорт Министры вазыйфаларын башкаручы Хәлил Шәйхетдинов тапшырды.