Язучының туган көненнән алып 200 еллык юбилеен бәйрәм итүгә багышланган «Достоевскийның дөньясы һәм бүләге» буктрейлерлар конкурсы. Конкурста катнашуга 12-30 яшьлек балалар, яшүсмерләр, яшьләр чакырыла.
Татарстан Республикасында Туган тел һәм халык бердәмлеге елына багышланган “Туган тел - ул минем өчен бөек!” балалар һәм яшүсмерләр әдәби иҗат конкурсы. Конкурста катнашуга 10 - 30 яшьлек балалар, яшүсмерләр, яшьләр чакырыла.
Конкурслар 2021 елның 15 февраленнән 15 декабренә кадәр уздырыла.
Гаризалар 2021 елның 30 ноябренә кадәр кабул ителә.
Конкурслар нигезләмәләре белән https://bolgarbiblio.ru китапханәсенең рәсми сайтында танышырга мөмкин.