Анда 4 команда катнашты: Буа 1, Буа 2, Апас һәм Дулкын (Болгар). Түгәрәк система буенча уйнадык. Беренче матчны Дулкын командасы 5:0 исәбе белән Апас командасын җиңде. Икенче матчта Буинск 1 һәм Дулкын командалары очраштылар, уңыш Буа ягында булды һәм алар 3:0 исәбе белән җиңделәр. Соңгы матчта Дулкын Буа 2 командасын 2:1 исәбе белән отты. Шулай итеп, җыелган очколар суммасы буенча без 2 нче урынны алдык.