Тимирясев В.Г. исемендәге Түбән Кама инновацион университеты филиалында укучыларның тугызынчы ел саен үткәрелә торган «Үзеңнең тамырларыңны истә тотып яшәргә» дигән еллык фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда безнең районның төрле уку йортларында белем алучы бер төркем укучылар да катнашты. Көек авылы Бурак урта мәктәбе филиалы (Габделбәрова Әдилә - 8 сыйныф, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Казакова В.Г.; Садретдинов Рияз – 6 сыйныф, тарих укытучысы Казаков А.Г.), «Иске Рәҗәп урта мәктәбе» (8 сыйныф укучысы Минхатыйпова А., тарих укытучысы Гарәфетдинова Ф. Н.), Өчкүл урта мәктәбе (3 сыйныф укучысы Әмирян А. А.; башлангыч сыйныфлар укытучысы Сидорова Е.А), шулай ук «Болгар 1 нче урта мәктәбеннән» (3 нче сыйныф укучысы Иванов З.; җитәкчесе Кузьмина Д. М.), «2 нче Болгар урта мәктәбеннән» (5 нче сыйныф укучысы Файзиев Б., туган тел укытучысы Фәйзиева Г.Р.) жюри әгъзалары алдында үзләренең проект–тикшеренү эшләрен тәкъдим иттеләр һәм якладылар. Жюри барлык эшләрне дә югары бәяләде. Иске Рәҗәп урта мәктәбеннән А.Минхатыйпованың «Якташлар» номинациясендә эшен бертавыштан беренче урынга номинант дип бәяләделәр. Ул шулай ук кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде. Калганнары актив катнашкан өчен дипломнар белән бүләкләнде. Жюри әгъзалары катнашучыларга үз фикерләрен, идеяләрен белдерүләре өчен рәхмәт белдерделәр һәм киләчәктә дә уртак хезмәттәшлек дәвам итәр дигән ышаныч белдерделәр. Безнең уртак эшчәнлегебез файдага гына булыр дип өметләнәбез.
Казаков Айдар Гарун Улы.