2021 елның 5 февралендә "Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф бүлеге" муниципаль учреждениесе комиссиясе әгъзалары Кеше хокуклары буенча җәмәгать ярдәмчесе Никитина С.А. катнашында Болгар шәһәре балалар бакчаларында һәм мәктәпләрендә туклануны оештыруны тикшерделәр. Комиссия әгъзалары азык-төлек сакланучы блогларны карадылар, оешма җитәкчелеге һәм пешекчеләр белән тәэмин итүчеләр тарафыннан китерелә торган продуктларның сыйфаты турында әңгәмә кордылар, укучылар белән сөйләштеләр.