Татарстан Республикасы ДОСААФ региональ иҗтимагый-дәүләт оешмасы Спас муниципаль районы «Витязь» яшьләр (яшүсмерләр) клубы муниципаль бюджет учреждениесе белән берлектә, Советлар Союзы Герое Б.К. Кузнецовка багышланган пневматик коралдан пуля белән ату буенча зональ ярышлары үткәрделәр. Ярышларда 7 команда катнашты: 1 нче Болгар урта мәктәбе, Спас тармак технологияләре техникумы, Спас территориаль яшьләр (студентлар) формированиеләре Үзәге, «Форпост» җәмәгать тәртибен саклау буенча яшьләр (студентлар) Үзәге, Спас муниципаль районының спорт юнәлешендәге «Витязь» яшьләр (яшүсмерләр) клубы, Әлки районының Ихмачы урта мәктәбе, Әлки районының Нәби Дәүли Гимназиясе, Әлки районының Чуаш Борнавы урта мәктәбе. Командалар исәбендә җиңүчеләр һәм призёрлар кубоклар, дипломнар һәм тиешле дәрәҗәдәге медальләр белән бүләкләнде. Шәхси зачетта 1, 2, 3 урынны алган җиңүчеләргә медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.