Районның авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре белән җитештерү киңәшмәсе узды

2021 елның 5 феврале, җомга

Киңәшмәдә Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д.С. Савинов, район дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Б.А. Шакуров, Татарстан Республикасы Спас районы буенча Россельхозцентр җитәкчесе Р.З. Сафин, «Волга Агро» ҖЧҖ директоры А.Р. Нугаев, шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре катнашты.

Киңәшмә барышында язгы кыр эшләренә әзерлек, орлыклар, минераль ашламалар, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителеш, авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау, җитештерүдә хезмәтне саклау һәм техника иминлеге мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Терлекчелек тармагы буенча эре мөгезле терлекләрне карау, тукландыру, орлыкландыру, авыру мәсьәләләре каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International