Утырышта Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов, җирлек советы депутатлары, район оешмалары, җирле үзидарә органнары вәкилләре һәм җирле халык катнашты.
Авыл җирлеге башлыгы Р.Т. Галәветдинова утырышта катнашучыларны 2020 елгы эш нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар белән таныштырды. Шулай ук законнардагы соңгы үзгәрешләр турында мәгълүмат җиткерделәр.