2021 елның 3 февралендә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Аерым фәннәрне тирәнтен өйрәнүле 1 нче Болгар урта гомуми белем бирү мәктәбе» базасында Идел буе федераль округының “Нәрсә?” "Кайда?" "Кайчан?" юнәлеше буенча интеллектуаль Олимпиадасының сайлап алу муниципаль этабы узды. Уенда “1 нче Болгар урта мәктәбе” һәм “2 нче Болгар урта мәктәбе” өлкән сыйныф укучыларының ике командасы катнашты. Ике тур нәтиҗәләре буенча ярышларның өч баллга аермасы белән “2 нче Болгар урта мәктәбе” командасы җиңде. Команда тренеры Муллинова Юлия Геннадьевна.