Бүген “Бердәм Россия” партиясенең Спас җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов гражданнарны шәхси кабул итте. Чарада шулай ук Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов та катнашты. Кабул итүгә 4 кеше язылган. Сораулар юлларны төзү һәм ремонтлау, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән затларны тернәкләндерү программаларына һәм башкаларга кагылды.
Барлык мөрәҗәгатьләр дә эшкә алынды. Тиешле инстанцияләргә мөрәҗәгать иткәннән соң, мөрәҗәгать итүчеләргә язмача җавап биреләчәк.