2021 елның 1 февралендә Казан шәһәрендә "Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгының 2020 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2021 елга бурычлар турында" Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре буенча министрлыгы коллегиясе узды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры А.В. Песошин Спас муниципаль районы башкарма комитетының яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы А.Н. Вәлиәхмәтовны "ТАССР төзелүгә 100 ел" медале белән бүләкләде.
Татарстан Республикасы яшьләр эшләре министры Д.И. Фәттахов тарафыннан “Татарстан Республикасы яшьләр сәясәтен гамәлгә ашырудагы казанышлары өчен” алтын билге белән Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының спорт юнәлешендәге "Витязь" яшәү урыны буенча яшьләр (яшүсмерләр) клубы муниципаль бюджет учреждениесе директоры В.С. Захаров бүләкләнде.