Район мәдәният йортында «Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елын ачуга» багышланган бәйрәм концерты булды

2021 елның 30 гыйнвары, шимбә

2021 ел Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде.

Тел - ул төрле кешеләр арасында аралашу өчен корал гына түгел. Ул һәр халыкның мәдәниятен, менталитетын, гореф-гадәтләрен һәм тарихын чагылдыра.

Бу вакыйга уңаеннан, 28 гыйнварда, район мәдәният йорты сәхнәсендә Спас районында туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елын ачу уңаеннан тантаналы чара узды. Җыелганнарга сәламләү сүзе белән Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары Тюнев Сергей Иванович мөрәҗәгать итте. Ул узган 2020 елга – ТАССР төзелүнең 100 еллыгына нәтиҗә ясады һәм Болгар музей-тыюлыгына ТАССР төзелүнең 100 еллыгы флагын тапшырды. Концерт программасында район мәдәният йортының иҗат коллективлары, Спас районы территориясендә яшәүче халыклар вәкилләре катнашты. Бәйрәмнең бизәге - Казан шәһәренең Халыклар дуслыгы йортыннан килгән кунаклар: "Сантош" һинд бию коллективы солисткасы Эльвира Хәйруллина һәм "Лай Мардеж" Мари яшьләр фольклор ансамбле җитәкчесе Александр Славин. Күпмилләтле иҗат коллективы тамашачыларга яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International