Аның эшендә Спас муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Осокин В.А., Болгар шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Костина А. В., Россия Федерациясе Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 12 нче Федераль салым хезмәте Идарәсенең баш дәүләт салым инспекторы Исаева Л. М., Спас муниципаль районындагы «Татарстан Республикасы эшмәкәрлекне яклау фонды» коммерцияле булмаган микрокредит компаниясенең эшмәкәрлеккә ярдәм үзәгенең төбәк вәкиле Г.Р. Мөхәммәтова һәм башкалар катнашты.
«Түгәрәк өстәл» барышында милекчеләр тарафыннан биналарны һәм корылмаларны төзекләндерү һәм карап тоту кагыйдәләрен үтәү, кече бизнес субъектларына ярдәм чаралары, салым салу системаларының өстенлекләре һәм кимчелекләре һәм башкалар мәсьәләләре каралды.