Хөкемдар буларак педагогик хезмәт ветераны Владимиров Виктор Иванович чакырылган иде. Турнир Швейцария системасы буенча үткәрелде. Ярыш нәтиҗәләре буенча Исхаков Ислам (җит. Ковальчук И. А.)- 3 урын, Гыйматдинов Айрат (җит. Ковальчук И. А.) - 2 урын, Алексеева Ульяна (җит. Гришина Н. В.) -1 урын. Җиңүчеләр грамоталар белән бүләкләнде, турнирда катнашучыларның барысына да бүләкләр тапшырылды. Очрашу ахырында судья Владимиров В.И. бер үк вакытта уен сеансын үткәрде.
Барлык балалар да канәгать калдылар, уңай һәм файдалы тәҗрибә тупладылар.