Утырышта Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов, Иске Рәҗәп авыл җирлеге советы депутатлары һәм җирле халык катнашты.
Җирлек башлыгы Мансур Әсхәт улы Нугаев катнашучыларны узган ел нәтиҗәләре һәм агымдагы елга бурычлар белән таныштырды. Утырыш авыл мәдәният йорты артистлары чыгышы белән үрелеп барды.