Уңайлы шәһәр мохите булдыруның иң яхшы проектлары Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен иҗтимагый территорияне сайлау буенча тавыш бирү

2021 елның 28 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Хөрмәтле Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы халкы!

Сезне уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектлар Бөтенроссия конкурсында катнашачак иҗтимагый территория өчен тавыш бирергә чакырабыз.

Тавыш бирү ТР Дәүләт хезмәтләре порталында уза һәм 2021 елның 15 февраленә кадәр дәвам итәчәк.

Сез тәкъдим ителгән территорияләрнең берсе өчен тавыш бирә аласыз яки үз вариантыгызны күрсәтә аласыз.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча сайлап алынган территория конкурста катнашачак. Архитекторлар конкурс проектын булдырачак, ул Бөтенроссия конкурсында җиңү шарты белән 2022 елда гамәлгә ашырылачак.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елда Татарстан Республикасыннан 16 проектның 11е иң яхшы проектлар конкурсында җиңде һәм быел ук киңлекләр төзекләндереләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International