Семинар эшендә Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов, район башлыгы урынбасары С.И.Тюнёв, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарлары һәм башка җаваплы затлар катнашты.
Семинар эше кысаларында 10 баш эре мөгезле терлек булган Сагутдиновлар гаилә фермасында булдылар. Шулай ук игенчелек белән шөгыльләнүче һәм үз пилорамасына ия Галиуллиннар гаиләсе эшчәнлеге белән дә таныштылар.
Семинарда башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Р.Р. Закированың алкоголь продукциясен сату турындагы докладын, башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктур үсеш буенча урынбасары Н.А. Казакованың су белән тәэмин итү мәсьәләләре буенча, финанс-бюджет палатасы рәисе Л.А. Устинаның бюджет үтәлеше һәм үзара салым мәсьәләләре турындагы докладын тыңладылар.