Спас муниципаль районында Гиниятуллин Л. И. крестьян-фермер хуҗалыгы базасында «2020 елда терлекчелек тармагы йомгаклары» темасына район семинар-киңәшмәсе узды

2021 елның 15 гыйнвары, җомга

Семинарда район башлыгы урынбасары Тюнев С.И., Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Савинов Д. С., район дәүләт ветеринария берләшмәсе башлыгы Шакуров Б. А., шулай ук авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре катнашты. Киңәшмәнең беренче өлешендә Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре тарафыннан узган 2020 елда районда терлекчелек эшенә тулы анализ ясалды. 2021 елга планнар һәм бурычлар билгеләнде. Киңәшмәнең практик өлешендә катнашучылар Гыйниятуллин Л.И. крестьян-фермер хуҗалыгының сөт-товар фермасында булдылар, анда ана сыерлар тоту шартлары белән таныштылар. Район дәүләт ветеринария берләшмәсе белгечләре тарафыннан бозауларны биркалау (идентификацияләү) ачык күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International