«Халык контроле» нә кергән хәбәрләр гражданлык позициясен күрсәтергә, кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә җитди зыян китерә торган легаль булмаган продукция таралуны булдырмый калырга мөмкинлек бирә. Моның өчен алкоголь базарының бердәм социаль порталы булдырылды: порталда теркәлгән гражданнар «Халык контроле» бүлегенә керә һәм Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактын раслаган очракта, хәбәрнамә бирә алалар.
Хәбәрләрне түбәндәге категорияләр буенча җибәрергә мөмкин:
Хәбәрнамәләрдә билгеләнгән хокук бозулар буенча тикшерү уздырганнан һәм хокук бозу фактын раслаганнан соң, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе мөрәҗәгать итүчеләргә түләүләр башкара.
"Халык контроле"ндә бөтен язышу катгый конфиденциальлек режимында гамәлгә ашырыла һәм мәгълүматны йөз процент яклауны гарантияли.
2020 елда «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасына гражданнарның этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендәге кануннарны бозу фактлары турында 7 мөрәҗәгате кергән, аларның 4се расланган.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы