Яшь спортчыларыбыз нәфис гимнастика буенча Kazan Stars Open төбәкара турнирында призлы урынны яуладылар

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

2020 елның 17 - 19 декабрендә Казанда нәфис гимнастика буенча ярышлар узды.

Ярышларда Мәскәү, Пенза, Уфа, Ульяновск, Алабуга командалары катнашты. Барлыгы 800 тирәсе гимнаст.

Безнең кызлар, "Непоседа" командасы төркем күнегүләрендә чыгыш ясады һәм III урын яулады:


1) Әхмәтсафина Диана - 2013 елгы ;

2) Гомәрова Эмилия - 2013 елгы;

3) Ковальчук Дарья - 2013 елгы;

4) Мокроусова Ясминә - 2013 елгы;

5) Пашаева Жасмин -  2013 елгы.


Шәхси программада түбәндәгеләр чыгыш ясады:


1) Козина Галина - 2014 елда туган - III урынны (үзенең 30 гимнаст катнашкан яшь төркемендә);

2) Бердников Александра - 2003 елда туган - 6 нчы урынны (күп төр ярышта МС программасы буенча) һәм туп белән күнегүләрдә III урынны алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International