22.12.2020 елда Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының утырышлар залында Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов катнашында семинар-киңәшмә узды. Анда 2013 елның 5 апрелендәге 44-ФЗ номерлы "Дәүләт һәм муниципаль ихтыяҗларны тәэмин итү өчен товарлар, эшләр, хезмәтләр сатып алу өлкәсендә контракт системасы турында" Федераль закон нормаларын куллануның актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.