Үзәк китапханәнең абонементы тарафыннан "Урын кешене матурлыймы әллә кеше урынмы?" онлайн-презентациясе оештырылды

2020 елның 21 декабре, дүшәмбе

Һөнәрне сайлау кешенең алдагы тормыш юлын билгеләүче җаваплы мизгелләрнең берсе булып тора.

Профессияләрнең күптөрлелеге турында мәгълүмат алу, ориентлашу һәм үз эшен мөстәкыйль рәвештә яшь кешеләргә сайлау җиңел түгел. Һәм монда үсмерләргә хезмәт күрсәтүче китапханәләр, үсмерләргә зур ярдәм күрсәтә ала.

Үзәк китапханәнең абонементы тарафыннан "Урын кешене матурлыймы әллә кеше урынмы?" онлайн-презентациясе оештырылды, анда 2020 елда «Яңа тормыш» газетасының төрле эшчәнлек өлкәләрендә үзләрен таныткан районыбыз кешеләре турында мәкаләләре җыелган иде. Әлеге материал ярдәмендә һәр укучы үзе өчен җавап бирә ала: урын кешене матурлыймы әллә кеше урынмы?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International