2021 елда салым салуның гадиләштерелгән системасын куллану өчен 2020 елның 31 декабренә кадәр салым органына салым салуның гадиләштерелгән системасына күчү турында хәбәр итәргә кирәк.
2021 елның гыйнварыннан индивидуаль эшкуарларга салым салуның патент системасын куллану өчен салым салуның патент системасын куллану башланганчы 10 көн алдан салым органына патент бирү турында гариза бирергә кирәк.
01.01.2021 дән башка махсус салым режимнарына кертелгән керемгә бердәм салымнан күчмәгән оешмалар һәм индивидуаль эшкуарлар автомат рәвештә күрсәтелгән датадан бердәм керемгә салым түләүчеләр сыйфатында исәптән төшереләчәк һәм салым салуның гомуми режимына күчереләчәк.
Нечкәлекләрне Россия Федераль салым хезмәте сайтында (https://www.nalog.ru/rn77/taxation/taxes/envd2020/) белергә мөмкин.
Туры килә торган салым салу режимын Россия Федераль салым хезмәте сайтында урнаштырылган сервис ярдәмендә алырга мөмкин (https://www.nalog.ru/rn77/service/mp/)