Спас районы вәкилләре балалар ялын оештыручылар семинарында катнаштылар

2020 елның 4 декабре, җомга

2020 елның 30 ноябреннән 3 декабренә кадәр Казан шәһәрендә "Байтик" лагере базасында балалар һәм яшьләр ялын оештыручыларның "Балалар ялы: 2020 ел нәтиҗәләре. 2021 ел перспективалары" исемле төбәкара семинары узды. Спас муниципаль районыннан «Балалар сәламәтләндерү-белем бирү үзәге» муниципаль бюджет өстәмә белем бирү учреждениесенең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары А.Н. Кузовкин һәм «Аргамак» спорт-туристлык палаткалы лагере директоры М.Н. Кузовкин катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International