Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. «Спас муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты турында;
2. «Спас муниципаль районы территориясендә кулланучылар хезмәтләре базары эшчәнлеген җайга салу турында нигезләмәне раслау хакында» Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Советының 2019 елның 30 декабрендәге 45-2 номерлы карары белән расланган Спас муниципаль районы территориясендә кулланучылар хезмәтләре базары эшчәнлеген җайга салу турында нигезләмәгә үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (30.04.2020 № 48-6 үзгәрешләр белән);
3. Муниципаль милекне тапшыру турында.
Барлык каралган мәсьәләләр буенча карарлар кабул ителде.