Масленица -2013

2013 елның 18 марты, дүшәмбе
17 мартта сәгать 10 да Болгар шәһәре үзәк мәйданда кышны озату бәйрәме “Масленица ” һәм “Нәүрүз” үтте. Район җитәкчеләре исеменнән Болгар шәһәре башкарма комитеты җитәкчесе –А.М.Тюленев бәйрәмгә килгән халыкны тәбрикләде. Бәйрәм хакына үзешчән артислар концерт куйдылар,рус,татар һәм чуваш телендә җырлар җырладылар. Кунаклар арасында төрле конкурслар үткәрделәр. Халыкны коймак һәм төрле тәм –том белән сыйладылар. Мәйданда шашлык , кайнар чәй ,кофе ,пешкән әйберләр белән сату иттеләр. Бәйрәм кульминациясе буенча карачканы кыш символын яндырдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International