Спас муниципаль районының «Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим - 2020» рус телле мәгариф учреждениеләренең республика һөнәри осталык конкурсының муниципаль этабы 2020 елның 30 ноябрендә Болгар шәһәренең «Солнышко» балалар бакчасы» базасында узды.
Конкурсның төп максаты - белем бирү процессында татар телендә тел мохите булдыруның белем һәм күнекмәләрен уңышлы кулланучы, һөнәри тәҗрибәнең иң яхшы үрнәкләрен таратучы актив һәм талантлы рус тәрбиячеләрен ачыклау.
Конкурсның финалында 4 рус телле тәрбияче катнашты, алар “Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим - 2020” конкурсында җиңүче исеме өчен көрәштеләр.
Конкурста катнашучылар “Мин һәм минем тәрбияләнүчеләр татар телендә сөйләшәбез”, “Визитная карточка” темасына видеороликны иң яхшы тәкъдим итүдә, сорауларга җавап бирү, сөйләшү һәм тәрҗемә итү, балаларны татар телендә кызыклы уен белән укыту осталыгында ярыштылар.
«Мин татар телендә сөйләшәм һәм эшлим - 2020» район бәйгесендә мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренең рус телле тәрбиячеләре арасында «Антошка»балалар бакчасы тәрбиячесе Мокрова Валентина Владимировна җиңүче булды. Аның «Мин һәм минем тәрбияләнүчеләрем татар телендә сөйләшәбез» дигән видеоролигын республика конкурсының читтән торып үткәрелгән турында безнең район данын яклаячак.
Икенче урынны «Теремок» балалар бакчасы тәрбиячесе Фелистович Наталья Сергеевна, «Родничок» балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы Макарова Ольга Владимировна һәм «Колосок» балалар бакчасы тәрбиячесе Осипова Наталья Евгеньевна өченче призлы урынны алдылар.
Конкурста катнашучыларның барысы да грамоталар һәм призлар алды.