Семинар

2013 елның 18 марты, дүшәмбе
Бүген ТР Спас муниципаль районында, район предприятия һәм оешма җитәкчеләре катнашында хезмәтне саклау семинар –киңәшмә узды.
Семинар өч предприятия базасына: ООО “Спассагрострой”,ООО “Сувар -Б” һәм “Шәһәр электр тогы челтәренә” –чыгу белән узды. Семинарда катнашучылар җитештерү биналарын һәм хезмәтне саклау почмакларын карадылар ,анда уздырылган эшләр белән таныштылар. Кече предприятия җитәкчеләре үзләренең предприятиялерендә хезмәтне саклау эше яхшы оешканлыгын күрсәттеләр.
Семинар –киңәшмәнең ахыргы өлеше шәһәр электр челтәрендә үтте. Монда аларга хезмәт саклау кабинеты һәм филҗм күрсәттеләр. Аннан соң электр челтәре җитәкчесе хезмәтне саклау эшендә уздырыла торган чаралар,хезмәт саклау эшенә ,көндәлек эшкә күпме акча тотылган,ничек эшчеләрнең хезмәтен саклау белән таныштырды.
Барлык семинарда катначучылар тагын бер кат инандылар хезмәтне саклау эшен үзләренең предприятияләрендә һәм оешмаларында оештыруны.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International