Болгар шәһәре бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар узды

2020 елның 19 ноябре, пәнҗешәмбе

2020 елның 19 ноябрендә Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы Башкарма комитетының актлар залында Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Болгар шәһәре» муниципаль берәмлегенең 2021 елга һәм 2022, 2023 елларның планлы чорына бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар булды.

Тыңлауларда Болгар шәһәрендә яшәүчеләр, җирле үзидарә органнары вәкилләре катнашты. Катнашучылар булачак бюджет параметрлары, төп характеристикалар белән таныштылар. Бюджет проекты карау өчен Татарстан Республикасы Спас муниципаль районының «Болгар шәһәре» муниципаль берәмлеге Советына җибәреләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International