Хуҗалыкларда эремә төеннәрен урнаштыру, минераль ашламалар туплау, кырларны агрохимик тикшерү, әче туфракларны известьлауга гаризалар, көзге культураларның торышы (орлыкларның иминият һәм күчмә фондын саклау), авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау һәм тиешенчә саклауга кагылышлы мәсьәләләр каралды.
Киңәшмәдә Спас муниципаль районы башлыгы Ф.в. Мөхәммәтов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Д. С. Савинов, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре катнашты. Соңыннан “Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты” өстәмә һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесе укытучылары тарафыннан үсемлекчелек һәм терлекчелек мәсьәләләре буенча агроуку оештырылды.