Катнашучылар игътибарына «Мәдәни мәсьәләләр» анимацион викторинасы, документаль фильм - республикабызның театр, музыка, әдәби, кинематография мәйданчыклары буенча экскурсия тәкъдим ителде.
Кунаклар өчен китапханә хезмәткәрләре шулай ук әлеге тематиканың китап һәм вакытлы басмаларына күзәтү әзерләгәннәр, ул Татарстан мәдәнияте һәм сәнгатенә алга таба кызыксыну уятачак.