2020 - 2021 еллар М.Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча конкурста катнашырга чакырабыз

2020 елның 16 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Президентының 1997 елның 14 февралендәге ПУ-88 номерлы Указы (Татарстан Республикасы Президентының 03.10.2007 № ПУ-522 Указы редакциясендә) нигезендә Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы 2020 - 2021 еллар М.Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү конкурсына гаризалар кабул итә башлады.

Әлеге премия ике елга бер тапкыр дүрт лауреатка - Татарстан Республикасы яшьләренең 30 яшькә кадәрге талантлы вәкилләренә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторларга, коллективларга, яшьләр (яшьләр белән) өчен эшләүче иҗади берләшмәләргә сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә керткән өлешләре, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендә югары казанышлары, яшьләр программаларын гамәлгә ашырган өчен бирелә.

Конкурста катнашуга гаризалар 2021 елның 15 гыйнварына кадәр түбәндәге адрес буенча кабул ителә: 420021, Казан ш., Г.Тукай ур., 58 йорт, 302 офис («Татарстан Республикасы Яшьләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе).

Февральдә М.Җәлил исемендәге Республика премиясен бирү буенча чираттагы конкурска йомгак ясалачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International