«Халык контроле» нә кергән хәбәрләр гражданлык позициясен күрсәтергә, кешеләрнең тормышына һәм сәламәтлегенә җитди зыян китерә торган легаль булмаган продукция таралуны булдырмый калырга мөмкинлек бирә. Моның өчен алкоголь базарының бердәм социаль порталы булдырылды: порталда теркәлгән гражданнар «Халык контроле» бүлегенә керә һәм Татарстан Республикасы территориясендә этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аның әйләнеше өлкәсендә закон бозу фактын раслаган очракта, хәбәрнамә бирә алалар.
Хәбәрләрне түбәндәге категорияләр буенча җибәрергә мөмкин:
«Сәүдә кагыйдәләрен бозу» (22.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр чорда алкоголь сату; лицензиясез, стационар булмаган сәүдә объектында алкоголь продукциясен сату; контрафакт алкоголь продукциясен сату; «икеле билгеләнештәге» спиртлы сыеклыкларны сату);
Хәбәрнамәләрдә билгеләнгән хокук бозулар буенча тикшерү уздырганнан һәм хокук бозу фактын раслаганнан соң, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе мөрәҗәгать итүчеләргә түләүләр башкара.
"Халык контроле"ндә бөтен язышу катгый конфиденциальлек режимында башкарыла һәм мәгълүматны йөз процент яклауны гарантияли.
"Халык контроле" дәүләт мәгълүмат системасына 2020 елның гыйнвар-октябрендә Спас районы буенча 5 мөрәҗәгать кергән, 2 очракта фактлар расланган.
ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы