Уңышлы чыгыш ясады

2013 елның 12 марты, сишәмбе
Егетләр арасында дзюдо буенча Россия беренчелегенә беренче тапкыр чыгыш ясаган Никита Борюшкин тугызынчы урынны алды.

Бу дәрәҗәле ярышлар Волгоград шәһәрендә үтте. Ул өч көрәштә җиңеп, ике көрәштә оттырса да, спортчыбыз мактауга лаек. Ярымфиналда аның ярыш чемпионы булачак Азат Башаев белән бил алышуын исәпкә алсаң, спортчының дебюты шактый уңышлы булды дип әйтергә мөмкин.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International