Проект Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы грантыннан файдаланып гамәлгә ашырылды.
Проект кысаларында Болгар шәһәренең 1 һәм 2 мәктәбе укучылары белән дөнья тарихыннан иң әһәмиятле көннәрне һәм сугышларны реконструкцияләү чаралары оештырылды: «Брест крепосте оборонасы» һәм «Мәскәү өчен сугыш».
Проектны гамәлгә ашыру барышында һәр реконструкция алдыннан лектор белән тарих буенча практик дәресләр, мастер-класслар үткәрелде, аларның максаты - алда торган реконструкциянең әхлакый мәгънәсен аңлату һәм әлеге тарихи вакыйганы тагын да җентекләбрәк өйрәнү.