Көзге каникул көннәрендә балалар китапханәсендә күңелле, кызыклы һәм танып белү чараларының «көзге» циклы башланды

2020 елның 5 ноябре, пәнҗешәмбе

Аларның һәркайсы үз укучыларының күңелен ачарга гына түгел, бәлки аларга ниндидер яңа, файдалы нәрсәләр белергә, нәрсәгәдер өйрәнергә мөмкинлек бирергә тырыша иде.

Шулай итеп, «Китапларның каникуллары булмый» көзге калейдоскобы Болгарның 1 нче урта мәктәбе, Болгарның 2 нче урта мәктәбе укучылары һәм мәктәп яны лагерена йөрүче укучылар өчен оештырылды.

Үткәрелгән чаралар кысаларында балаларга “Без бәхәсләшмибез!”, “Бәрәңге утырт-бәрәңге ал”, “Артык сүз”, “Чакырырга рөхсәт итегез”, “Яфрак чыгарма” һәм башка уеннарда уйнарга тәкъдим ителде. Шулай ук балалар рәхәтләнеп табышмакларга җаваплар таптылар, көз турында шигырьләр авторларын искә алдылар.

Каникуллар тәмамлана, әмма балалар китапханәсенең ишекләре яшь укучылар өчен һәрвакыт ачык!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International