Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Вагыйз улы Мөхәммәтов спаслыларны Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлый

2020 елның 4 ноябре, чәршәмбе

Кадерле спаслылар! Сезне Халыклар бердәмлеге көне һәм Татарстан Республикасы Конституциясе көне белән котлыйм!

Бу бәйрәмнәрнең һәркайсы үз эченә Халыклар бердәмлеге, Бердәмлек, гражданлык җаваплылыгы идеяләрен ала. Мондый позицияләргә нигезләнгән дәүләттә һәрберебез үзен имин тоя, үз шәһәре, районы, республика, илебез хакына хезмәт һәм иҗатта үз сәләтләрен тормышка ашыра.

Без Спас җирендә, Идел буе Болгары җирендә бүгенге көндә дә яши торган күп кенә халык традицияләре барлыкка килүе белән горурланабыз. Без барыбыз бергә җиңүләргә шатланабыз һәм уңышсызлыкларга борчылабыз, бәйрәмнәрне бергәләп бәйрәм итәбез, бер-беребезнең мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен хөрмәт итәбез. Безнең район халкының җаваплы гражданлык позициясе, инициатива һәм булдыклылык, ә иң мөһиме – эшләрдә һәм ниятләрдә чын-чынлап бердәмлек, районыбызны алга җибәрү өчен ышанычлы нигез булып хезмәт итә.

Без барыбыз да, дин, милләтенә, яшенә һәм тормышта сайланган һөнәри кызыксынуга карамастан, үз гаиләсенең, илнең, дәүләтнең тарихын белә һәм укый торган һәм аның иҗади киләчәгенә ышана торган бердәм халык. Без балаларны ихлас патриотлык белән тәрбиялибез. Алар безнең белән бергә Татарстан Республикасында авылларны, шәһәрләрне төзекләндерүне, яңа йортлар, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелүен, мәдәният һәм мәгариф учреждениеләренең тышкы һәм эчке ягын үзгәрүен, спортта уңышларыбызның ничек үсүен, сугыш һәм хезмәт ветераннарына нинди хөрмәт белән карауларын күрәләр. Татарстан Республикасы Конституциясендә - гражданнарның хокуклары һәм ирекләре гарантында беркетелгән барлык нәрсә дә җирле үзидарә үсеше һәм һәркемнең иминлеге нигезе булып тора.

Хөрмәтле спаслылар! Сезгә һәм гаиләләрегезгә чын күңелдән бәхет һәм иртәгәсе көнгә ышаныч телим! Бердәмлек, гомуммилли татулык һәм халыкның иҗади энергиясе тынычлык һәм иминлек тәэмин итсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International