Чарада актив катнашучы 2 нче номерлы Болгар урта мәктәбенең мәктәп яны лагере балалары булды.
Чараның төп максаты - татар фольклоры әсәрләрен өйрәнүгә уңай мөнәсәбәт формалаштыру, татар уеннары, мәкальләре һәм әйтемнәре, табышмаклары, җырлары белән танышу.
Чара барышында 2 нче Болгар урта мәктәбе укучылары тарафыннан “Өч кыз” татар халык әкияте театральләштерелде.
Китапханәнең уку залында «Татар фольклоры байлыгы» күргәзмәсе оештырылган иде.