Өлешле төзелеш мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булачак

2020 елның 2 ноябре, дүшәмбе

Күпфатирлы торак йортларны өлешле төзүдә катнашучыларның хокукларын яклау эшен активлаштыру максатларында  12.11.2020 9 дан 13 сәгатькә кадәр Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге бинасында түбәндәге адрес буенча: Чистай шәһәре, К.Маркс урамы, 87 нче йорт гражданнарны кабул итүне Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсенең Чистай районара тикшерү бүлеге җитәкчесе, юстиция майоры Сергей Николаевич Карасев югарыда күрсәтелгән мәсьәләләр буенча прокуратура һәм җирле администрацияләр органнары вәкилләре катнашында узачак.

Алдан язылу өчен тел.: 8.84342-5-56-43, тел. 8-929-725-55-08.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International