Укучыларыбыз мәнфәгатьләре даирәсенә уку гына түгел, декоратив-гамәли сәнгать тә керә.
Күргәзмәдә алмаз мозаикасы, тәре белән чигү, төрле техникаларда такталар, акварель белән язылган картиналар, фоамираннан ясалган эшләнмәләр тәкъдим ителгән.
Сезне үзебезнең күргәзмәгә килергә чакырабыз. Битлек режимын үтәү белән.