Аны котларга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Евгений Савинов, район ветераннар оешмасы рәисе Татьяна Бурумова, авыл җирлеге башлыгы Илшат Галәветдинов, туганнары һәм якыннары килде.
Юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Фәргать Мөхәммәтовның котлау открыткалары, чәчәкләр һәм бүләкләр тапшырылды.
Тәнзилә Фатыйх кызы адресына авыл һәм республика өчен авыр сугыш елларында һәм тыныч хезмәт вакытында башкарылган эшләр өчен ихлас рәхмәт сүзләре яңгырады.
- Тыныч тормышны саклап калган Сезгә дан һәм рәхмәт - диде юбилярга Евгений Викторович.
- Әниегезгә булган игътибарыгыз өчен зур рәхмәт сезгә, - ди олы кызы Тәскирә, - без аңа бик рәхмәтле. Җирдә тынычлык булсын.
Озын гомерле ханым үзе дә игътибарга бик шат иде һәм аның хөрмәтенә шундый бәйрәм һәм кайгыртучанлык күрсәткәннәре өчен барысына да чын күңелдән рәхмәт белдерде.