Спас районында «Белем бирү сыйфатын арттыру: эш һәм нәтиҗәле практика» темасы буенча зональ гамәли-юнәлешле семинар узды

2020 елның 23 октябре, җомга

2020 елның 23 октябрендә “Болгар 2 нче урта мәктәбе” (директоры Борюшкина Л.В.) һәм “Родничок” катнаш төрдәге балалар бакчасы” (мөдире Перегудова С.Г.) Спас муниципаль районының «Мәгарифне үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында «Белем бирү сыйфатын арттыру: эш һәм нәтиҗәле практика» темасы буенча зональ гамәли-юнәлешле семинар узды.

Семинар эшендә «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесе укытучылары катнашты:

Исмәгыйлева Роза Равил кызы, математик һәм табигый-фәнни белем кафедрасы доценты;

Әхмәтшина Гөлсия Хабри кызы, математик табигый-фәнни белем кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты;

Хәмитова Гөлназ Рәшит кызы, «Татарстан Республикасы мәгарифен үстерү институты» өстәмә һөнәри белем бирү дәүләт мәгариф учреждениесенең мәктәпкәчә һәм башлангыч гомуми белем бирү кафедрасы мөдире, педагогика фәннәре кандидаты;

Мәгариф бүлеге начальнигы Александр Николаевич Ермилин, аның урынбасарлары, мәгариф бүлеге методистлары, мәктәп директорлары урынбасарлары, мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре мөдирләре, укытучылар, тәрбиячеләр.

Семинарда катнашучылар эш системасы һәм белем бирү сыйфатын яхшырту өчен нәтиҗәле практика турында фикер алышырга җыелды.

Семинарда катнашучылар игътибарына балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен дәресләр, дәрес фрагментлары, укытучылар өчен мәктәптәге методик берләшмә утырышы, “Ел укытучысы” клубы утырышы, мәктәптәге укытучылар һәм тәрбиячеләр мастер-класслары тәкъдим ителде.

Шулай ук Мәскәү шәһәренең «Имтихан» нәшрияты тарафыннан оештырылган «Мәгариф баскычларының дәвамчанлыгы кысаларында функциональ грамоталылык» темасына вебинарда катнаштылар.

Болгар 2 нче урта мәктәбе, Болгар 1 нче урта мәктәбе, Антоновка урта мәктәбе, Бураково урта мәктәбе, Никольский урта мәктәбе, Полянка урта мәктәбе, "Карпов П.А. исемендәге Болгар кадет мәктәп-интернаты", «Родничок» катнаш төрдәге балалар бакчасы», «Колосок» балалар бакчасы», «Теремок» балалар бакчасы», «Солнышко балалар бакчасы» укытучылары үзләренең эш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International