Алдынгылар слеты

2013 елның 5 марты, сишәмбе
4 мартта район мәдәният йортында елга бер килә торган асыл масштаблы чара – “2013 ел алдынгылар слеты” узды. Район предприятияләре һәм оешмалары күргәзмә оештырганнар иде. Бәйрәмдә хөрмәтле кунаклар : Татарстан Республикасының Алексеевский муниципаль район башлыгы – В.К. Козонков, Татарстан Республикасының Дәүләт советы депутаты , ОАО “Алексеевскдорстрой” –генераль директоры –Ф.В. Валиев, Әлки районы азык –төлек һәм авыл хуҗалыгы җирле идарә начальнигы –А.М. Сагдеев, ООО “Управляющая компания” Красный Восток Агро”-генераль директоры –В.Н. Панков, ЗАО “Восток Зерно Продукт “ –генераль директоры -Р.А. Мухаметзянов, ЗАО “ Болгар Арыш” –генераль директоры Э.В. Шайер, Мәләкәс район башлыгы -В.П. Тигин, Искемайна муниципаль район башлыгы –С.С. Галант катнаштылар.
Район башлыгы -К.А. Нугаев алдынгы эшчеләргә почет грамоталары , рәхмәт хатлары һәм кыйбатлы бүләкләр тапшырды. Шулай ук почет тактасына куеласы кешеләргә дә ихтибар күп булды. Слеттагы кунаклар өчен зур конөерт программасы әзерләнгән иде, сценария буенча ел фасылларын күзәтеп барылды. Безнең Спас халкы район байлыгы өчен кышында, язында,җәендә, көзендә эшли,иген үстерә , авыл хуҗалыгы азык төлеген җитештерә. Бүгенге язгы кояшлы көн аларга багышланган.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International