10 сентябрьдә 13:00 сәгатьтә республика телеканалларының туры эфирында һәм социаль челтәрләрдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларның сорауларына җавап бирәчәк.
Татарстан Президентының туры эфиры быел бәйрәм ителә торган ТАССРның 100 еллыгына багышланган. Хәзерге Татарстанның төп уңышлары һәм казанышлары нинди, XXI гасырда безнең республика ничек үсә? Бу һәм башка сорауларга Рөстәм Миңнеханов җавап бирәчәк. Туры эфир барышында алып баручылар - Дмитрий Аверкиев һәм Сергей Магданов Татарстан Президентына татарстанлыларның аеруча актуаль сорауларын бирәчәкләр.
Президентка сорауны Татарстан телеканалы редакциясе телефоны аша 24 8 (843) 224-24-24 яисә социаль челтәрләрдә бирергә мөмкин. Сораулар Татарстан Республикасының Вконтакттагы рәсми төркемендә https://vk.com/nashtatarstan (шәхси хәбәрләр аша) яисә Татарстан Республикасының Инстаграмда https://www.instagram.com/tatarstan_official/ .
Халыктан кергән барлык сораулар да теркәләчәк. Сораулар 21:00 09 сентябрьгә кадәр кабул ителә.