Спас районында РФ Федераль Җыены Федерация Советы әгъзасы Олег Викторович Морозов һәм алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, Казан (Идел буе) федераль университеты ректоры Илшат Рәфкать улы Гафуров булып киттеләр

2020 елның 4 сентябре, җомга

Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов белән бергә алар ремонттан соң яңартылган Спас тармак технологияләре техникумында һәм Болгар шәһәренең үзәк модель китапханәсендә булдылар, Болгар шәһәренең үзәк мәйданын реконструкцияләү эшләренең барышы белән таныштылар. Шулай ук үзәк шәһәр скверында булдылар һәм яңа балалар мәйданчыгын карадылар.

Объектларны карап чыкканнан соң, кунаклар Спас муниципаль районы башкарма комитетының актлар залында мәгариф тармагы вәкилләре, безнең район оешмалары хезмәткәрләре белән очраштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International