«Бердәм Россия» сәяси партиясенең «Тарихи хәтер» проекты кысаларында ТР Спас муниципаль районының 2 нче Болгар урта мәктәбе базасында "Җиңү диктанты" акциясе узды. Акциягә стартны «ТР Спас муниципаль районы Башкарма комитетының Мәгариф бүлеге» МУ башлыгы А.Н. Ермилин бирде, ул билгеләп үткәнчә, әлеге Акция Бөек Ватан сугышы тарихын яктырту, совет халкының фашистлар Германиясен җиңүдә роле мәсьәләләрендә зур мәгърифәтчелек әһәмиятенә ия.
Акциядә мәйданчык базасында мәгариф бүлеге методистлары, гомуми белем бирү учреждениеләре укытучылары, мәктәп укучылары катнашты.