Спас муниципаль районы башлыгы Ф.В. Мөхәммәтов белән бергә алар районда һәм республикада башкарылган эшләргә йомгак ясадылар, сорауларга җавап бирделәр. «Татарстан Республикасы буенча Федераль янгынга каршы хезмәтнең 132 нче янгын сүндерү-коткару бүлеге» ФДБУ башлыгы В.В. Савельев оешманың ярты елдагы эш нәтиҗәләре турында сөйләде һәм алда торган бурычлар белән таныштырды.