Террорчылыкка каршы комиссия утырышы булды

2020 елның 27 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Спас муниципаль районы башлыгы Фәргать Вәгыйзь улы Мөхәммәтов рәислегендә терроризмга каршы комиссия утырышы узды.

Утырыш эшендә көч структуралары җитәкчеләре, оешма җитәкчеләре, дини конфессияләр вәкилләре катнашты.

Утырышта «Сәүдә һәм дини оешмалар объектларының террорчылыкка каршы якланганлыгын арттыру турында» мәсьәлә каралды. Җитешсезлекләрне бетерү буенча бурычлар куелды.

Яшьләр арасында террорчылык һәм экстремизм чагылышларын профилактикалау буенча бурычлар билгеләнде.

Татарстан Республикасы көненә һәм Белем көненә багышланган бәйрәм чараларын әзерләү һәм уздыру мәсьәләсе каралды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International