Светлана Михайловна Спас муниципаль районы башлыгы урынбасары С.И. Тюнёв белән “Болгар шифаханә мәктәп-интернаты” дәүләт бюджет мәгариф учреждениесендә узган “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясендә һәм 1 нче номерлы Болгар урта мәктәбендә баскетбол мәйданчыгы ачылышында катнашты. Шулай ук «Спас үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе эше белән дә танышты.