22 нче августта Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортында "Любо" казак ансамбле тарафыннан социаль хезмәт алучылар өчен дәүләт флагына багышланган концерт куелды. Артистлар күпкырлы репертуарларындагы иң яхшы классик номерлардан торган концерт куйдылар. "Любо" күп еллар дәвамында интернат-йортта концертлар куеп килә.
Коронавирус аркасында интернат-йорт кунаклар өчен ябык, шуңа күрә концертны урамдагы мәйданчыкка күчерергә туры килде. Әмма бу фактор интернатта яшәүчеләргә яшьлек жырларын искә төшереп, вакытларын күңелле үткәрергә комачауламады. Өлкәннәр дә жавапсыз калмады: кушылып жырладылар, сорауларга жавап бирделәр, артистларны алкышларга күмделәр. Интернат-йортта катнашучылар концерттан бик яхшы тәэсирләр алдылар. Алар кайгырту һәм игътибарга һәрвакыттагыча шат булдылар.
"Өлкәннәргә нәкъ менә шундый бәйрәм кирәк иде. Телевизор аша барлык кеше өчен күрсәтелгән концерт түгел, ә шәхсән үзләре өчен генә үткәрелгән бәйрәм бу" - диде "Йөрәктән - йөрәккә" проектының администраторы.
"Любо" казак ансамбле өчен Спас картлар һәм инвалидлар интернат-йортына килү матур традициягә әйләнде.
"Бабайларыбыз һәм әбиләребез безнең кайгыртуыбызны тойсыннар иде" - диде "Любо" ансамбле житәкчесе.